Помидор белэн кыяр салаты кышка

Помидор белән суганнан кышка салат

Бу салатны кышка инде беренче генә елымны ясамыйм. Бик тәмле була, иң беренче итеп, шуны ашап бетерәләр. Рецепты катлаулы түгел, ясавы да җайлы. Сыналган рецептымны сезгә дә тәкъдим итәм.
Кирәк: помидор һәм суган, үсемлек мае, борчаклы кара борыч, сарымсак, укроп.
Тозлык өчен: 1 литр суга 1 аш кашыгы тоз, 3 аш кашыгы шикәр комы, 3 аш кашыгы 9 процентлы аш серкәсе.
Эш барышы: помидорларны юып, дүрткә яки алтыга бүләбез. Ничек бүләсе помидорның зурлыгыннан тора. Бу салат өчен зур булмаган тыгыз, каты кабыклы помидорлар яхшырак. Кызыл белән сарыны аралаштырырга да була.
Суганның кабыгын әрчеп, ярымбоҗралап турыйбыз. Вак суган булса, аларны да дүрткә генә бүлеп сала аласыз.
Банкаларны парландырып, төбенә берәр тармак укроп зонтигы, 1 теш сарымсак, 3-4 кара борыч һәм берәр уч туралган суган салып чыгабыз. Банкаларны туралган помидор белән яртылаш тутырабыз. Бераз тыгызлап тутырыгыз, ләкин помидорларны сытмагыз. Тагын берәр уч суган өстибез һәм банканы помидор белән тутырып бетерәбез. Урын калса, иң өскә тагын суган сала аласыз. Суган белән помидорның пропорциясе җаныгыз теләгәнчә була ала.
Бер кәстрүл белән су кайнатырга куябыз. Су кайнап чыккач, сак кына банкаларга агызабыз. Банкаларны берәр савытка куеп торсагыз, яхшырак, өстәлгә су түгелмәс. Мин үзем раковинага куеп эшлим.
Банкаларның авызын кайнатып алган калай капкач белән каплап торабыз (әле япмыйбыз!).
15 минуттан суны кабат кәстрүлгә бушатабыз. Монысын ташлап, яңа су кайнатсагыз да була, аермасы юк. Су кайнап чыккач, кабат помидорлар өстенә коябыз. 15 минуттан соң, яңадан кәстрүлгә бушатабыз. Бу юлы банкаларга күпме су кергәнен үлчәргә кирәк.
1 литр суга 1 аш кашыгы тоз, 3 аш кашыгы шикәр комы, 3 аш кашыгы аш серкәсе салып, кайнатып чыгарабыз.
Ул кайнаганда кечкенә савыт белән үсемлек маен кыздырырга куябыз. 1 литрлы банкага 2 аш кашыгы май кирәк (артыграк та ярый).
Һәрбер банкага кызган үсемлек мае салып чыгабыз, аннары кайнап торган тозлыкны агызып, калай капкач белән томалыйбыз.
Бу салатны икенче төрле дә ясарга була: банкаларга беренче койганда ук тозлык салып, аннары аларны 15 минут стерильләштерергә мөмкин. 0,7 граммлы банкалар өчен – 15 минут, 1 литрлыларына 25 минут кирәк. Кызган үсемлек маен иң өскә аннан соң гына салып, томалыйсың.

Читайте также:  Кулинария кулинарные рецепты салаты

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз

Источник

Томатлы кыяр салаты РЕЦЕПТЫ

Динә Гыйлаҗиева тәкъдим итә.

2 кг помидорны иттарткыч аша чыгарып, шуңа бер аш кашыгы (өеп) тоз, 1 стакан үсемлек мае, 1 стакан шикәр комы салабыз. Ярты сәгать кайнатабыз. Кайнап торган катнашма өстенә 4,5 кг боҗралап туралган кыяр салабыз.

Кайнап чыккач ваклап туралган өч тырнак сарымсак кушабыз. 1 аш кашыгы уксус салып, 15 минут кайнатабыз. Стерильләштерелгән банкаларга тутырып ябабыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз

© 2011 — 2021. Заман сулышы. Все права защищены.
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Заман сулышы ( Дыхание времени)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС77-47620 от 07 декабря 2011 г.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Мустафина Розалия Харисовна
Адрес редакции: Республика Татарстан, г. Лениногорск,
ул. Тукая, д. 3

Телефон редакции: (8-85595) 5 — 07 — 72

Источник

Шагыйрә Гөлнур Айзаттан помидор соусында кыяр телемнәре салаты рецепты

Ингредиентлар: 1,5 кг кыяр, 1,5 кг помидор, 1 татлы борыч, 2 кашык тоз, 3 кашык шикәр комы, 3 кашык сыек май, 3 кашык аш серкәсе, 5 тырнак сарымсак.

Помидор, борычны иттарткычтан чыгарырга, сарымсакны угычтан чыгарып, шикәр комы, тоз, май салып 20 минут кайнатырга. Аннары кыяр телемнәре салгач, 10 минут кайнатырга, уксус салырга һәм тагын 5 минут кайнатып алырга кирәк.

420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.

“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте

+7 (843) 222-0-999 (1304)

Редакциянең электрон почтасы

Баш редактор урынбасары

Intertat © 2001 — 2020 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин.

«ТАТМЕДИА» АҖ филиалы «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының Intertat (Интертат) республика электрон газетасы редакциясе».

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2020 елның 17 гыйнварында бирелде. Таныклыкның номеры — ЭЛ № ФС 77 — 77652.

Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.

«Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла.

Источник

Кәбестәдән, фасольдән, кишер белән помидордан. кышка салатлар

Хуҗабикәләрнең «урак өсте». Кыярларны тозлап бетердек, инде хәзер чират төрле-төрле салатларга. Иң-иң тәмле салат рецептлары менә монда.

1 кг баллы борыч;

1 кг ак башлы кәбестә;

1 аш кашыгы тоз;

1 стакан үсемлек мае;

4 аш кашыгы 9 процентлы аш серкәсе (уксус);

1/3 чәй кашыгы төелгән борыч;

2 канәфер (гвоздика);

2 дәфнә яфрагы (лавр);

Бөтен яшелчәләрне дә саламлап турыйбыз, сарымсакны изәбез, петрушканы ваклыйбыз. Сарымсак белән петрушкадан кала, барлык яшелчәләрне дә кәстрүлгә салып, тоз, май, канәфер белән дәфнә яфрагын да кушып, кайнатып чыгарабыз да, утны киметеп, 30 минут томалап пешерәбез.

Сүндерергә 5 минут кала аш серкәсен ярты стакан җылымса су белән сыеклап, салатка кушабыз.

Салатны парланган банкаларга тутырып, калай капкач белән томалыйбыз да, өстен аска әйләндереп каплап, 1-2 тәүлек тотабыз. Аннары караңгы, салкынча урынга куябыз.

1 кг фасоль (агы да, кызылы да ярый. Корысын алырга кирәк);

1 кг баллы борыч;

1 стакан шикәр комы;

3 аш кашыгы тоз;

1 стакан үсемлек мае;

1 чәй кашыгы төелгән борыч;

1 чәй кашыгы 70 процентлы уксус кислотасы яки 5 аш кашыгы 9 процентлы аш серкәсе.

Фасольне юып, 10-12 сәгать салкын суда чылатабыз.

Помидорны – телемләп, борычны – саламлап, суганны ярымбоҗралап турыйбыз, кишерне эре угычтан уабыз.

Яшелчәләрне һәм фасольне, тоз, борыч, шикәр, майны кәстрүлгә салып 2 сәгать сүрән утта пешерәбез. Гел болгаткалап торабыз. Сүндерергә 5 минут кала аш серкәсен кушабыз да, салатны парланган банкаларга тутырып, калай капкач белән томалыйбыз.

Томат соусындагы фасоль

1 кг чистартылган фасоль;

350 г үсемлек мае;

1/2 стакан шикәр комы;

3 аш кашыгы тоз;

6 тырнак сарымсак;

1/2 стакан аш серкәсе.

Фасольне бер тәүлек чылатабыз (бакчадан яңа өзгән фасоль булса, берничә сәгать тә җитә). Һәм йомшарганчы пешерәбез.

Помидорны һәм орлыгыннан чистарткан зәһәр борычны иттарткычтан чыгарабыз. Сарымсакны издерәбез яки вак угычтан уабыз.

Фасоль белән аш серкәсеннән кала барысын да кәстрүлгә салып, кайнатырга куябыз. Кайнап чыккач, фасольне салып, әзер булганчы пешерәбез. Сүндерер алдыннан гына аш серкәсен өстибез.

Әзер салатны парланган банкаларга тутырып, калай капкач белән каплыйбыз. Астын өскә әйләндереп, бер тәүлек тотабыз.

Гөмбәле ташкабак салаты

1,5 кг ташкабак (чистарткач);

1 кг баллы гөмбә (опята, катырылганы да ярый);

бер уч укроп белән петрушка;

3 тырнак сарымсак;

4-5 данә хуш исле борчак;

1 чәй кашыгы лимон кислотасы;

1,5 стакан үсемлек мае (1 стаканы кыздырыр өчен, 0,5 стакан салатка кушарга);

1 аш кашыгы тоз;

1 чәй кашыгы шикәр комы.

Баллы гөмбәне суга салып, кайнатырга куябыз. Кайнап чыккач, суын түгеп тагын бер кат чайкатабыз һәм кабат чиста су салып, 20 минут пешерәбез. Аннары майлы табада кыздырып алабыз.

Ташкабакның кабыгын чистартып, төшләрен алып, шакмаклап турыйбыз да, кәстрүлгә салып, йомшарганчы пешерәбез. Пешкәч, аны да майда кыздырабыз. Суган белән кишерне дә аерым-аерым кыздырып алабыз.

Кыздырган яшелчәләрне гөмбә белән бергә иттарткычтан чыгарып, калын төпле кәстрүлгә салабыз да, сарымсакны, туралган үләннәрне, тоз белән шикәр комын, лимон кислотасын, үсемлек маен салып, 10 минут пешерәбез.

Кайнар килеш парланган банкаларга тутырып, астын-өскә әйләндереп 1 тәүлек төреп тотабыз. Аннары салкынча, караңгы урында саклыйбыз.

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз

Источник

Кышка помидордан тәмле салат

ИНГРЕДИЕНТЫ Помидоры — 1,5 кг. Болгарский перец — 1 шт. Луковица — 1 шт. Укроп — 1 пучок Соль — 1 ст. л. Сахар — 2 ст. л. Растительное масло — 50 мл. Укус 9% — 20 мл. КАК ПРИГОТОВИТЬ Салат из помидоров на зиму станет прекрасным дополнением повседневному зимнему.

ИНГРЕДИЕНТЫ
  • Помидоры — 1,5 кг.
  • Болгарский перец — 1 шт.
  • Луковица — 1 шт.
  • Укроп — 1 пучок
  • Соль — 1 ст. л.
  • Сахар — 2 ст. л.
  • Растительное масло — 50 мл.
  • Укус 9% — 20 мл.
КАК ПРИГОТОВИТЬ

Салат из помидоров на зиму станет прекрасным дополнением повседневному зимнему меню.

Вымытые помидоры нарезаем на четвертинки.

Очищенный лук нарезаем полукольцами.

Перец разрезаем на две части, удаляем плодоножку с сердцевиной и семенами и нарезаем тонкой соломкой .

Укроп мелко рубим ножом.

К помидорам добавляем болгарский перец , лук, укроп, сахар, соль, растительное масло и уксус. Хорошо перемешиваем и даем настояться 1 час.

Затем перекладываем салат в чистые банки, прикрываем крышками и ставим в кастрюлю с холодной водой, на дне которой лежит тонкая тряпочка. Вода должна доходить до «плечиков» банок.

Стерилизуем салат около 10 минут с момента закипания воды в кастрюле.

После этого достаем банки с салатом из кастрюли и закупориваем их крышками, переворачиваем , укутываем и оставляем до полного остывания .Храним в прохладном месте.

Из указанного количества ингредиентов получилось 3 банки по 500 мл.

Источник

Оцените статью